Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Тормышмы бу?../ И это жизнь?..

Автор: Гаяз Исхакый

18+

Спектакль 3 сәгать бара
Спектакльнең премьерасы 2018 елның 13 апрелендә булды

«Тормышмы бу?» әсәренең герое – яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм - мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала. Геройның хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенең нигезен тәшкил итә.
Спектакльнең режиссер концепциясе татар сәхнәсе өчен яңа булган этюд ысулын куллануны күздә тота. Инсценировканы һәм рольләрне иҗат иткәндә әсәрдән диалоглар гына түгел, шулай ук авторның фикерләре дә, табигатьнең һәм геройларның бер-берсенә мөнәсәбәтләренең тасвирламалары да үзгәртелмичә алынды. Димәк, Г.Исхакыйның аллюзияләргә һәм метафораларга бай теле тамашачыга тулысы белән бар көчендә барып ирешәчәк.

Спектакль "Алтын битлек" премиясенә 6 номинациядә җиңүгә дәгъвә итә:

«Зур формадагы иң яхшы спектакль»

«Иң яхшы режиссер эше" - Айдар Җаббаров.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" - Ләйсән Рәхимова, Хәлимнең әнисе Мәрзия.

«Иң яхшы ир-ат роле» - Искәндәр Хәйруллин, Хәлим

«Рәссам эше» - Булат Ибраһимов

«Ут буенча рәссам эше» - Ольга Окулова

Бу әсәрне әдәбият галиме Ибраһим ага Нуруллин үз вакытында «кечкенә» роман дип атаган булган. XX йөз башында язылган классик әсәр бүгенге тамашачының һәркайсына да таныш дип әйтә алмыйбыз. Заманында авторның язмышына куелган чикләүләр безне дә аның иҗатыннан күп елларга мәхрүм иткән иде. Яшь режиссер Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый иҗатын сәхнәләштерергә алынуын (ул әле инсценировка һәм музыкаль бизәлеш авторы да) — зур батырлык дип саныйм. "Татарстан яшьләре"

«Көчле! Куркусыз! Кыю!». «Тормышмы бу?» премьерасыннан соң, Камал театры сәхнәсенең пәрдәләре ябылгач, башка килгән беренче уй – шушы. Һәм тагын әллә никадәр фикергә этәргән уйлар… Безнең бүгенге яшәешебез тормышмы соң ул? Әллә агым буйлап бару гынамы? Режиссер авыр сорауга алынган да соң! "Ялкын"

Тормышмы бу? Режиссер Айдар Җаббаров, бу сорауны үз-үзенә һәрбер кеше бирә, ди. Тик кемнәр генә аңа ихлас җавап бирә ала икән? Узган атна Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Тормышмы бу?” спектакле белән төгәлләнде. Спектакль бер кеше язмышы аша милләт буларак юкка чыгуның никадәр якын икәнлеген күрсәтте."Ватаным Татарстан"

Яшь режиссерның яңа эше театрны “космоска ыргытты”. Бу - чыннан да, вакыйга, бу чыннан да татар театры дөньясында яңа эпоха. Спектакльне караучылар шулай бәяли. "Интертат"

Исхакый әсәрләре безгә әле ачыла гына башлады бит. Әдип Татарстанга чагыштырмача күптән түгел, туксанынчы елларда гына әйләнеп кайтты. Исхакый иҗаты – театрлар өчен дә, халык өчен дә зур байлык. Укыган саен үзеңне, яшәешеңне күбрәк аңлыйсың. "Азатлык"


Ближайшие даты исполнения
15
мая
Чәршәмбе
19:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!