Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Шәрык Клубы

Эш сәгатьләре:

Дүш – якш, 13:00—21:00

Билетларны клуб кассасында һәм https://kamalteatr.ru/ сайтында АФИША ҺӘМ БИЛЕТЛАР бүлегендә алырга мөмкин.

Балалар һәм пенсионерлар өчен ташламалар каралган.

10 кешегә кадәр төркемнәр өчен экскурсияләр үткәрелә.

Экскурсия оештыру буенча мәгълүматны: +7 843 200-12-37 телефоны яки sharyk@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин

Г.Камал исемендәге театрның «Шәрык клубы» Татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы ХХ гасыр башы татар зыялыларының «Шәрык клубы» легендар берләшмәсе тарихи бинасында урнашкан. 1911 елның ноябреннән 1915 елга кадәр клуб сәхнәсендә «Сәйяр» - беренче татар профессиональ труппасы эшли.

Татар театры тарихына багышланган мультимедиа комплексы «Вакыт елгасы» (театрның видео елъязмасы белән экран-дивар), спектакльләрдән AR-открыткалар, «Сәхнә арты» (театр буенча виртуаль экскурсия, грим, костюм бүлмәләре), «Серле сәхнә» (үз-үзеңне артистлар янында сәхнәдә булу тойгысы бирүче инсталляция), «Театр. Тарих. Шәхес» (милли театр сәнгатен формалаштыруга зур өлеш керткән шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында интерактив проекцион китап), интерактив «Пазл» һәм башка кызыклы һәм мавыктыргыч экспозицияләрдән тора.