РусТатEng

Хөрмәтле сәнгать сөючеләр!

Безнең театрыбызга килүегез өчен сезгә тирән ихтирам белдерәбез!

Г.Камал театрына килгән тамашачылар өчен кагыйдәләргә игътибар итүегезне сорыйбыз!

Билет сатып алганда:

1. Спектакльләргә булган яшь чикләүләрен исәпкә алыгыз;

2. Сайланган спектакльнең көнен һәм исемен игътибар белән карагыз.

Спектакльләр вакытында ТЫЕЛА:

Тамаша залына өс киемендә керү;

Тамаша залына спектакль башланганнан соң керү. Соңга калган тамашачылар беренче пәрдәне буш урыннарга (алар булган очракта) утырып яки балконнан карый алалар;

Чиста булмаган өс киеме белән, шулай ук, эш киемендә керү;

Спектакль барышында тамаша залында яки театр фойесында кычкырып сөйләшү;

Театрга зур сумкалар яки күләмле предметлар (коляска, чана, велосипед һ.б) белән керү;

Тамаша залына ашамлык һәм эчемлекләр алып керү;

Махсус рөхсәттән башка спектакльне фото яки видеога төшерү;

Спектакль барышында кәрәзле телефоннан сөйләшү;

Театр территориясендә тәмәке тарту;

Рөхсәтсез театрның хезмәткәрләр өчен бүленгән өлешенә керү.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра