РусТатEng

"ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР" СПЕКТАКЛЬНЕҢ РЕПЕТИЦИЯЛӘРЕ БАШЛАНДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 1 августта, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында данлыклы татар драматургы Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасы буенча куелачак спектакльнең репетицияләре башланды. Спектакльнең режиссеры - Георгий Зурабович Цхвирава (Омск дәүләт академия театрының баш режиссеры).

"Җилкәнсезләр" спектаклендә Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев, театрның яшь артистлары Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Илнур Закиров, Алмаз Сабирҗанов, Айгөл Миңнуллина,  Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Нәфисә Хәйруллина, Ирек Кашапов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Айгөл Абашева, Раил Шәмсуаров һәм Алмаз Гәрәев катнаша.

Спектакльнең премьерасы 2016 елның 8 октябрендә Камал театрының Зур сәхнәсендә. 

Дүшәмбе 01.08.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра