РусТатEng

"НӘҮРҮЗ" ФЕСТИВАЛЕНӘ БАГЫШЛАНГАН МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРУ

Хөрмәтле ММЧ вәкилләре! 
29 май, 14.00 сәгатьтә "Татар-информ" МАда Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленә (5-9 июнь, 2017 ел) багышланган матбугат конференциясе уза. 

Катнашалар: 
Фәрит Бикчәнтәев - "Нәүрүз" фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры, Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт прнмиясе лауреаты, "Алтын битлек" милли театраль премиясе номинанты; 
Илфир Якупов - "Нәүрүз" фестивале директоры, Г.Камал исемендәге ТДАТ директоры; 
Нияз Игъламов - "Нәүрүз" фестиваленең программа директоры, Г.Камал исемендәге ТДАТның әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе. 

Сезне әлеге чараны мәгълүмәти яктыртуда катнашырга чакырабыз. Чарага аккредитация электрон почта аша уза: pr@tatar-inform.ru һәм kamal.press@tatar.ru
Среда 24.05.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра