РусТатEng

"НӘҮРҮЗ" IV ХАЛЫКАРА ТЕАТРАЛЬ-БЕЛЕМ БИРҮ ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ (ФОТО, ВИДЕО)

Бүген, 13 июньдә  Казанда “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы ачылды. Быелгы форум программасында 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс һәм 4 спектакль күрсәтелә.

Форумда Венгриянең (Будапешт) Милли театры мәртәбәле кунак буларак катнаша. Әлеге театр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектаклен тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез:

“Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. IV форум кысаларында Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрә. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:

1.      Театраль педагогика, актерлык һәм режиссерлык осталыгы; 

2.      Режиссура теориясе, заман театры эшчәнлеге, сценография һәм музыкаль театр;

3.      Театраль менеджмент, пиар, маркетинг;

4.      Курчак театры сәнгате һәм балалар театры; 

5.      Театраль тәнкыйть;

6.      Төрки халыкларының традицион театраль-музыкаль формалары.


Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы – Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры

Понедельник 13.06.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра