РусТатEng

«БАРМЫ РИШВӘТТӘН ДӘВА?..» СПЕКТАКЛЕ ХАКЫНДА БЕРЕНЧЕ ФИКЕРЛӘР

7-8 ноябрьдә   Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Бармы ришвәттән дәва?.." спектакльнең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов. Баш рольдә - Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнис Җиһанша. Премьераны шулай ук 15, 27 ноябрьдә, 8, 30 декабрьдә, 4 һәм 5 гыйнварда күрергә  мөмкин. Билет алырга. Касса: 293-03-74.

"Бармы ришвәттән дәва?.." спектакле хакында тәнкыйтьчеләр һәм тамашачыларның беренче фикерләре:

"Режиссер бу әсәргә актерлар белән яңа формада эшләргә мөмкинлек би­рүе­нә кызыккан. Чыннан да, актерлар биредә эчке киче­решләрдән бигрәк, физик яктан зур көч түккәннәр".
Гөлинә Гыймадова,  "Ватаным Татарстан".

"Бармы ришвәттән дәва?.." – Зөлфәт Хәкимнең җәмгыятьнең көн кадагына суга торган проблемаларын яктырткан чираттагы әсәре. Театр артистлары әйтүенә караганда, бу пьеса театрга биш еллар чамасы элек үк тәкъдим ителгән булган һәм ул бераз йомшартыбрак куелган".
Рузилә Мөхәммәтова, ИА "Татар-информ".

"Натуральный цирк. Все действие происходит в двух точках – в кабинете главы с пышными шторами (форменный театр) и у дома Гарипова с бутафорским деревом, словно с детского утренника. Все ненастоящее – коттедж и авто крошечные, собака в клетке у прокурора игрушечная. Никому нельзя верить. Боролся ли Сайфи с коррупцией или хотел набить себе цену? Так что браво режиссеру".
Радиф Кашапов, журнал "Собака".

Иң элек спектакльнең татар сәхнәсендә сирәк күренә торган сатирик комедия икәнлеген әйтеп китү кирәктер. Грим, киемнәр, артистларның уйнавы без күреп гадәтләнгән түгел. Режиссер спектакльнең беренче күренешеннән үк безне цирк аренасына алып килә дә, ул арада тамаша район башлыгы кабинетында дәвам итә. 
Люция Хәбибуллина, "Шәһри Казан".

Спектакль тамаша кылу өчен искиткеч тә җиңел. Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Фәридә Сафина, Олег Фазылҗанов, Ләйсән Рәхимова, Минвәли Габдуллин кебек артистлар – сәхнә сөючеләр өчен яңа шәхес түгел. Ләкин әлеге премьерада аларның һәммәсе үз уеннары белән яңа ачыш шикелле шаккатырды.
Вахит Имамов, "Мәдәни җомга"


"Спектакль удался. Знаменитая ирония моего любимого Зульфата Хакима и неожиданный поворот в финале, буффонада (за внешний вид персонажей, а также дом и машину в таких масштабах - отдельный респект Ильгизу Зайниеву). Восхитил Минвали Габдуллин в роли полковника - такой чудный Лебедь-генерал, брутал-красавчик, очень хорош (впрочем, теперь уже - как всегда) Брежнев-прокурор Рамиль Вазиев, Наиля апа Ибрагимова с ее образом "госпожи" из фильмов для взрослых - это бомба! Ушла из зала довольная потраченным временем".
Айсылу Хафизова, тамашачы.

"Премьера белэн, Камал театры! Бармы ришвэттән дәва спектакле))111 сезоннын икенче премьерасы! Котлыйм! Спектакльнен гомере озын булсын! Спектакль ошады,әфәрин диясе кала! Спектакль куп кешегә ошаган хәм ошар дип уйлыйм! Заллар бүгенге көн кебек тулып торсын,тугры тамашачыны янадан яна спектальлэр белән сөендерергә насыйп булсын!) Фәнис абый булдырдыгыз!)".
Гузель Гимадиева, тамашачы.
Чәршәмбе 09.11.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра