РусТатEng

“НӘҮРҮЗ” ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: ДҮРТЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО)

"Нәүрүз" фестивале финиш сызыгына якынлаша. Фестивальнең дүртенче көне кунакларга һәм катнашучыларга М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театрының "Антигона" һәм Әлмәт татар драма театрының "Качаклар" спектакле белән истә калды. Көндез фестивальнең матбугат үзәгендә курчак театры сәнгате вәкилләре белән очрашу узды.

Фестивальнең дүртенче көне Алма-Ата шәһәренең Дәүләт курчак театры (Казахстан Республикасы) тәкъдим иткән Алибәк Фәйзуллаулының пьесасы буенча куелган “Алтын кеше” спектакле белән башланып китте.

Спектакль Казах Ханлыгы оешуның 550-еллыгына һәм театрның 80-еллык юбилеена багышлана. Әкияти куелышның нигезенә казах халкының җиде могҗизасының берсе булган «Алтын кеше» салынган. Дөньяны таң калдырган әлеге могҗиза 1970 елгы археологик эзләнү эшләре вакытында Җетесу тирәсендәге Есик елгасы ярында табыла. Канатлы барска атланган Алтын кеше бүген инде казах халкының ирек символына, балаларда патриотизм рухы тәрбияләү әлифбасына әверелгән.

Динә Дәүләтшина, театр тәнкыйтьчесе (Уфа ш.):

 “Казах театрының әлеге искиткеч спектакле курчак театрына хас булган процессларны тулысы белән күрсәтә. Бүгенге көндә курчак театры ширмалы спектакльләрдән баш тартып, стилистик яктан үзен баетырга тырыша. Артистлар курчаклар белән ачык эшлиләр, моннан тыш, сәхнәдә тере планда, төгәлрәк әйткәндә, драма театры киңлегендә эшлиләр. Бер спектакльдә төрле курчаклар, битлекләр, шәүлә театры кулланыла. Боларның барысы да “Алтын кеше” спектаклендә дә бар. Спектакльнең мөһим элементы – табигать көчләрен – кояшны, айны һәм йолдызларны, яңгырны һәм  суны видеомаппинг ысулы белән күрсәтү. Миңа калса, әлеге театрга казахларның табигать балалары, рухи яктан азат, табигать белән гармониядә яшәүче халык булуларын күрсәтү мөһим иде. Спектакль әкият жанры кануннары буенча төзелгән. Төп герой, аның тугры дусты, дошман белән сугышу сәхнәләре бар. Һәм иң мөһиме, төп геройның игелекле миссиясе -  үз халкын саклау һәм аның өчен азатлык һәм бәхет яулау”.

«Замечательный спектакль казахского театра демонстрирует процессы,

Алла Сергеева, тамашачы (Краснодар ш.):

 “Әлеге спектакль миндә искиткеч тәэсирләр калдырды! Гаҗәеп спектакль! Әлегә кадәр безнең милли театр спектакльләрен күргәнебез юк иде. Рус әкиятләрен генә карадык. Монда барысы да үзенчәлекле рәвештә аңлатыла. Артистлар чын күңелдән уйнадылар. Минем оныгыма 4 яшь булуга карамастан, ә спектакль 6 яшьтән олырак балалар өчен билгеләнгән, күргәненнән таң калып утырды һәм бик канәгать калды. Нәкъ менә шушы спектакльгә эләгүебезгә без бик шат”.

 

Спектакльдән соң "Нәүрүз" фестиваленең матбугат үзәгендә  театр сәнгатенең курчак театрлары вәкилләре белән матбугат конференциясе узды. Чарада Казах Дәүләт курчак театры (Казахстан, Алма-Ата ш.),  Чуаш дәүләт курчак театры һәм "Әкият" Татар дәүләт курчак театры вәкилләре катнаштылар. Эксперт һәм модератор буларак театр тәнкыйтьчесе,  "Нур" Уфа дәүләт татар театры директоры урынбасары Динә Дәүләтшина чыгыш ясады.

Матбугат конференциясе белән тулырак танышу

Конференциядән соң матбугат үзәгендә мәдәниятләр киселешенә багышланган, бөтен дөнья иҗат кешеләрен берләштерүче Халыкара Sites of Passage проектын тәкъдим итү чарасы башланды. Проектның авторы – фәннәр кандидаты, сәнгать белгече, ArtUp проектының нигез салучысы һәм җитәкчесе Тавиа Ля Фоллет (АКШ).

Спикер сүзләре буенча, Sites of Passage проектының стратегиясе – үзара глобаль бәйләнешләр тудыру һәм мәдәни идеяләрнең иммиграцион багланышларын үстерү. Проектның максаты лабораторияләр, виртуаль хезмәттәшлек, төрле проектлар гамәлгә кую һәм күргәзмәләр ярдәмендә тормышка ашырыла. Проект Египет һәм АКШ, Израиль, Палестина һәм АКШ арасында гамәлгә куелган.

Кичен Камал һәм Тинчурин театрларында параллель рәвештә “Антигона” һәм “Качаклар” спектакльләре күрсәтелде.

М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган “Антигона” спектакле табигать һәм хакимият кануннары арасында сайлау проблемасын күтәрә. Әлеге бәхәстә кем хаклы икәнен тамашачы үзе хәл итәргә тиеш.

 “Антигона” спектакле турында тәнкыйтьчеләр һәм театр белгечләре фикере.

Татьяна Джурова, театр тәнкыйтьчесе (Санкт-Петербург ш.):

 “Материал бик авыр – катлаулы героиня белән катлаулы конфликт.  Катлаулыгы шунда:  Креонның бүгенге көндә кем икәнлеген без барыбыз да беләбез, аның кеше яки сәясәтче буларак логикасын да аңлыйбыз. Олег Ханов сәяси ирексез, каршылыклы образны гаҗәеп оста иҗат итә. Алга таба барган саен аның корбан булуы күбрәк ачыла һәм ахыр чиктә без җиңелгән кешене күрәбез. Ә менә Антигонаның кем булуы һәм аның гамәлләренең мантыйгы нидә икәнен аңлау – бик авыр сорау. Миңа калса, спектакль әлеге сорауга тулысынча җавап бирә алмады. Антигонаны, дөньяның барлык компромиссларын кабул итә алмый торган яшь җан иясе итеп кабул итү -  әсәрнең мантыйгын күпкә гадиләштерә. Шуңа да карамастан, спектакль әлеге сорауны күтәрә һәм аны чишәргә тырыша”.

Александр Вислов, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү ш.):

 “Трагик жанр нинди булырга тиеш дигән уйланулар – хәзерге заман Россия  театрлары өчен бик мөһим. Бигрәк тә милли театрлар өчен, чөнки  хәзерге көндә аларда трагедияләргә караганда комедияләр күбрәк. Театр Бродский цитаталарын кулланып, “трагедиянең йөзенә карап”, аның турында уйлануга, аның тамашачыларга ничек тәэсир итүен аңлар өчен зур омтылыш ясый. Спектакль теле буенча заманча, ләкин баналь заманчалаштырылмаган. Әсәр кеше алдында һәрдаим торган мөһим сайлау мизгеле турында. Кешенең бурычын үтәү өчен үлемгә баруы турында сөйләшү бүген гаять мөһим. Күп очракта без үзебезнең бурычыбызны үтәү өчен, кечкенә генә адым ясарга да әзер түгелбез”.

Айгөл Габәши, театр белгече (Казан ш.):

“Әсәрнең трагедия жанрында булуына карамастан, спектакльне караганда рәхәтләнеп ял итәсең. Әлеге тойгы  спектакльнең ирекле, табигый, психологик яктан төгәл, артык патетикасыз интонациясе аркасында барлыкка килә. Ул актерлар эшендә дә сизелә. Актерларның режиссер белән рухи бердәмлеге әсәрне тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Ирексезлек белән килешә алмаган кешеләр бар. Антигона нәкъ менә шундый кеше. Ул  кемнеңдер үз фикерен аңа бәйләвен, нәрсәнең яхшы, дөрес, ә нәрсәнең начар булуын көчләп тагу белән килешә алмый. Андый кешеләр  өчен яратмаган эш белән шөгыльләнү, яратмаган кеше белән яшәүгә караганда үлем өстенрәк. Һәрберебез дә үз язмышыбызны үзебез сайларга тиеш”.

Спектакль «Беглецы» о том, что, потеряв все, человек остается с верой, и только этим может быть счастлив. В советское время пьесу Наки Исанбета ставили, как сатиру, а в наше время режиссер показывает главного героя истинно верующим человеком, сохранившим силу духа в непростых обстоятельствах. Когда его грабят, он понимает, что кроме Бога у него ничего не осталось, а другого ему и не надо. И посредников между ним и Аллахом - нет.

 

“Качаклар” спектакле турында тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр фикере

Зимфира Гыйлметдинова, тамашачы (Казан ш.):

 “Спектакль начар була алмый, чөнки аны профессионаллар куйган. Әлмәт театры һәрвакыт үзенең профессиональ труппасы белән дан тотты. Спектакль профессиональ куелган. Миңа калса, Россия тарихының иң яхшылардан  булмаган вакытлары турында сүз алып барыр өчен, сатира жанры бик уңышлы туры килә, ул нигилистик кәефтәге яшьләргә яхшырак тәэсир итә. Әйе, спектакльдәге татар халкын гәүдәләндергән персонажлар беркатлы булып күренәләр, әмма бит үзгәрешләр заманасында яшәгән теләсә кайсы кешедән, гади халыктан булган замандашының нинди булуын сорасаң, һәрберсе, һичшиксез: “Беркатлы!” - дип җавап бирәчәк.

Татьяна  Тихоновец, теар тәнкыйтьчесе (Пермь ш.):

 “Нәүрүз”нең актуаль темага өченче спектаклен карыйбыз. Инкыйлабның йөзъеллыгында барысы да Россия халыкларының ул авыр еллардагы кичерешләрен төшенергә телиләр. Гади татар халкының инкыйлабта актив катнашуы икеле, ул, гомумән, ни булганын начар аңлагандыр һәм кызылларның да, акларның да идеологиясен кабул итмәгәндер. Ул үз җирендә яшәгән генә. Сатирик жанрдагы әлеге спектакль, һичшиксез, уңышлы иҗат ителгән. Бер-бер артлы килгән драматик вакыйгалар аша сюжет, иманыннан тыш бар нәрсәсеннән дә мәхрүм калган төп герой мулланы, әхлакый үзгәрешләргә китерә”.


Пятница 09.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра