РусТатEng

3 АПРЕЛЬДӘ КАМАЛ ТЕАТРЫНДА РАЗИЛ ВӘЛИЕВНЕҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ

3 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә була.

Юбилей кичәсенең программасы ике өлештән тора. Беренче бүлектә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры шигъри композиция тәкъдим итә. Кичәнең икенче бүлегендә Разил Вәлиевны ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Венера Ганиева, опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Алтай шагыйре Бронтой Бедюров, Татарстанның атказанган артисткасы, "Голос" проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, опера җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, "Голос.Дети" проекты катнашучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, шулай ук Сөмбел Ситдыйкова, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Энҗе Шәймурзина, Илүсә Хуҗина, Руслан Сәйфетдинов, Рәнис Габбазов һәм Раяз Фасыйхов котлыйлар.

Кичә программасында шулай ук Разил Вәлиевнең якташларыннан, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән, "Казан" бию ансамбленнән чыгышлар һәм чит илләрдә яшәүче дусларыннан видеокотлаулар көтелә. Камал театры актерлары: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов башкаруында Разил Вәлиевның шигырьләре яңгыраячак.

Кичәнең сценарий авторы - Рәмис Аймәт, режиссеры - Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Билетларны театр сайтында "Афиша" сәхифәсендә сатып алып була kamalteatr.ru. Касса телефоны: (843) 293-03-74. ММЧ өчен аккредитация: 293-83-18, kamal.press@tatar.ru

***

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый.

1965 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М. Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала, шунда шагыйрь укучыларның, тәнкыйтьчеләрнең, язучыларның һәм композиторларның игътибарын җәлеп итә.

Разил Вәлиев фикеренчә, Мәскәүдә укыган чор - аның тормышында иң авыры, әмма шул ук вакытта иң бәхетле чагы булган. Биш ел буена ул Мәскәү институтында шагыйрьләр һәм язучылар арасында укый. Мәскәүдә гаилә кора, әти була.

Укуын бетереп Казанга кайткач, Разил Вәлиев «Ялкын» журналы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәби бүлек мөдире, соңыннан журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара.

Әдәбият өлкәсендәге иҗат белән бергә Разил Вәлиев җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә. 1981-1984 елларда ул ТАССРның Чаллы Язучылар оешмасының җитәкчесе булып эшли.

1984 елда Разил Вәлиев Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

1986–2000 елларда исә Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры, 1990–1995 Казан шәһәр Советының Президиум әгъзасы, Мәдәният, дин һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе урынбасары хезмәтендә була. Бүгенге көндә  Р.Вәлиев Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Химаячеләр шурасы рәисе, Бөтендөнья Язучылар оешмасының Татар ПЕН-үзәге вице-президенты.

1997 елда шагыйрь Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, ә 2007 елда Халыкара Иҗтимагый фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы исеменә лаек була. 2005 елда Р.Вәлиев тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия була.

Разил Вәлиевнең исеме чит илләрдә дә киң таралган. Ул республикабызны күптөрле Халыкара конференцияләрдә һәм симпозиумнарда таныта, лекция һәм докладлар белән АКШ, Канада, Англия, Төркия, Польша, Израиль, Кытай, Испания, Корея, Япониядә чыгыш ясый. Шагыйрь киңкырлы эшчәнлеге өчен «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде. 1993 елда аңа Халыкара Биографик үзәк тарафыннан «XX гасыр кешесе» дигән мактаулы исем бирелә (АКШ, Төньяк Каролина).

Среда 01.03.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра