РусТатEng
АЛЕКСАНДРИН ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРУ АЛЕКСАНДРИН ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРУ

АЛЕКСАНДРИН ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРУ

Хөрмәтле ММЧ вәкилләре!

31 май, 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының мәдәният Министрлыгында Россиянең иң өлкән театрларының берсе - А.С.Пушкин исемендәге Россия дәүләт академия драма театры (Александрин театры) гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе үтә. Гастрольләр 2017 елның 30 маеннан алып 3 июнгә кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә уза. Театрның сәнгать җитәкчесе Фокин Валерий Владимирович куелышында "Алтын битлек" премиясе лауреатлары - "Женитьба" һәм "Ревизор" спектакльләре тәкъдим ителә.  

Матбугат конференциясенең спикерлары:

Айрат Миңнемулла улы Сибагатуллин – Татарстан Республикасының мәдәният Министры;

Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, "Алтын битлек" милли театраль премиясе лауреаты;

Валерий Владимирович Фокин - Россиянең халык артисты, Россиянең дүрт Дәүләт премияләре лауреаты, Александрин театрының сәнгать җитәкчесе;

Николай Сергеевич Мартон – Россиянең халык артисты, Александрин театрының әйдәп баручы актеры;

Сергей Иванович Паршин – Россиянең халык артисты, Александрин театрының әйдәп баручы актеры.

Матбугат конференциясендә фото/видеоматериаллар һәм спектакльләргә чакыру билетлары тәкъдим ителә (билетлар саны чикләнгән). Чарага аккредитация mk.pr@tatar.ru һәмkamal.press@tatar.ru электрон почталары буенча уза.

Дүшәмбе 29.05.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра