РусТатEng
КАМАЛЛЫЛАР ТЕАТРАЛЬ САБАНТУЙДА КАТНАША КАМАЛЛЫЛАР ТЕАТРАЛЬ САБАНТУЙДА КАТНАША КАМАЛЛЫЛАР ТЕАТРАЛЬ САБАНТУЙДА КАТНАША КАМАЛЛЫЛАР ТЕАТРАЛЬ САБАНТУЙДА КАТНАША

КАМАЛЛЫЛАР ТЕАТРАЛЬ САБАНТУЙДА КАТНАША

27 июньдә, җәйге ялларга китәр алдыннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры традиция буенча оештырылып килгән Театраль Сабантуйда катнаша. Быел әлеге бәйрәмдә Татарстанның 12 театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә.
Беренче сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында уздырыла. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә. 
Театраль Сабантуй төрле елларда Саба, Арча районнарында, Казанның Мирный бистәсендә, Яр Чаллыда уздырылды. Быелгы 10 Сабантуй Саба районы Лесхоз авылында булачак. 
Сабантуй “театраль” дип аталуга карамастан, аның программасында традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, катыктан акча эзләү, һәм, әлбәттә инде, милли көрәш. Нәкъ менә шушы көч сынашу төрендә батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була. Алдагы елларда (2008, 2014 һәм 2015 ел) театраль Сабантуйның абсолют батыр исемен Камал театры актерлары Алмаз Гәрәев һәм Минвәли Габдуллин яуладылар.
Унынчы Театраль Сабантуй 27 июньдә Саба районы Лесхоз авылында узачак. Бәйрәм 16.00 сәгатьтә башлана.
Дүшәмбе 26.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра