РусТатEng

ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВ ҺӘМ ЛЮЦИЯ ХӘМИТОВА ТРОМСЁ ШӘҺӘРЕНДӘ (НОРВЕГИЯ) ТЕАТРАЛЬ СЕМИНАРДА

17-19 гыйнварда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев һәм Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова Hålogaland Teater чакыруы буенча Норвегиянең Тромсё шәһәрендә узган театраль семинарда катнашалар. Эшлекле очрашу вакытында Камал театры режиссеры һәм актрисасы шулай ук Аpene i Himalaya спектакленең премьерасын караячаклар, әлеге спектакль Ibsen International Халыкара театраль оешмасы воркшопы вакытында куелган. 
Камал театрының җитәкчеләре якын киләчәктә Норвегиягә Й.Фоссеның "Җәйнең бер көнендә" спектаклен алып килү турында уйлыйлар.
Чәршәмбе 18.01.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра