РусТатEng

ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВ ӘҢГӘМӘ УЗДЫРА

21 февральдә 11.00 сәгатьтә, "Энергетик" Мәдәният сараенда (Яр Чаллы шәһәре) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының актерлык курсына укырга керергә теләүчеләр белән әңгәмә уздыра. 
Исегезгә төшерәбез, Мәдәният институты һәм Камал театры 2017-2018 уку елына актерлык курсына (татар бүлеге) студентлар кабул итәләр. Уку дәвамы 4 ел. Гаризалар 15 июньнән 16 июльгә кадәр кабул ителә. Казанда консультацияләр 1 марттан һәр якшәмбе көнне көндезге сәгать 11дән 1гә кадәр Г.Камал театрында үткәрелә. 
Среда 15.02.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра