ФӘНИС ҖИҺАНША - ТАТАР КИНОСЫНДА ИҢ КҮП ТӨШҮЧЕ АРТИСТ
27 декабрьдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Кинематография өлкәсендә "Алтын тәлинкә" регионара премиясенең I этабы үтте.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша татар киносында иң күп төшүче артист буларак бүләкләнде. Аңа бүләкне Россиянең танылган кастинг-директоры Елизавета Шмакова тапшырды. Ел нәтиҗәләре буенча, Фәнис Рәдиф улы 3 тулы метрлы картинада төшкән: "Кире", "Су Анасы" һәм "Кахексия".