РусТатEng

ФЕСТИВАЛЬ "ҺӨНӘР"|2КӨН|

“Һөнәр” VIII Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивале дәвам итә. Фестивальнең икенче көнендә 3 спектакль күрсәтелде: "Идет коза рогатая", "Карманы, полные любви" һәм "14 писем к...". 

Исегезгә төшерәбез, VIII «Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Афишага татар, рус телләрендә 17 спектакль кертелде.

Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Болак буе яшьләр театрларында, Лядской бакчасында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараенда уза.

Воскресенье 20.11.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра