РусТатEng

ГАРӘП АТЛАРЫ ХАЛЫКАРА ФЕДЕРАЦИЯСЕ ПРЕЗИДЕНТЫ КАМАЛ ТЕАТРЫНА КИЛДЕ

Кичә, 5 мартта, Гарәп атлары Халыкара федерациясе Президенты Сами Аль-Буайнен (Катар дәүләте) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академиясенә кунакка килде. Театр буенча экскурсиядән соң кунак Ф.Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме.." спектаклен карады.

Камал театрына килү - Гарәп атлары Халыкара федерациясе Президентының Казандагы программасының бер өлеше. Шулай ук, Сами Аль-Буайнен Татарстанның Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты.

Дүшәмбе 06.03.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра