РусТатEng
ГӘБДЕЛФӘРТ ШӘРӘФИЕВ ИСТӘЛЕГЕНӘ

ГӘБДЕЛФӘРТ ШӘРӘФИЕВ ИСТӘЛЕГЕНӘ

26 июньдә 15.30 сәгатьтә Кукмара районы Янил авылында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Гәбделфәрт Шәрәфиевка (1951-2014) кабер ташы ачу чарасы уза. Артистны искә алуда Камал театры коллективы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм туганнары катнашачак.

Актер турында:

Шәрәфиев Гәбделфәрт Әхәт улы. 1951нче елның 6 гыйнварында Татарстанның Кукмара районы Янил авылында туа. 1973 елда Ленинградта театр институтын тәмамлый (ЛГИТМИК, татар студиясе) һәм Татар академия театрында эшли башлый. Үзенә генә хас аһәңгә ия булган, табигыйлеге, ихласлыгы белән аерылып торган артист Габделфәрт Шәрәфиев тарафыннан 40 елдан артык иҗат эшчәнлеге дәвамында 80гә якын роль уйналган. Төрле елларда башкарылган Мансур — “Әлдермештән Әлмәндәр” (Т.Миңнуллин); Алеша — “Тәкәббер гашыйклар” (А.Кузнецов); Зәйтүн — “Синең урыныңа кайттым”, Гамир — “Китәм инде” (Р.Хәмид); Миргаян — “Кичер мине, әнкәй!” (Р.Батулла); Андраш — “Нихәл, яшь иптәш?” (Ш.Тот); Чиголотти — “Болан-Патша” (К.Гоцци); Базарбай — “Ахырзаман” (Ч.Айтматов); Хөснулла — “Асылъяр” (М.Фәйзи); Кадыйр — “Боз астында дулкын” (Ә.-Т.Рахманкулов); Хәйруллин — “Кишер басуы” (З.Хәким); Нугайби — “Идегәй” (Ю.Сафиуллин); Платон — “Баскетболист” (М.Гыйләҗев); Баттал – “Мин ышанам сиңа” (Л.Айтуганов); Зәйнулла – “Люстра” (И.Зәйниев), Касыйм – “Мылтык” (З.Хәким) һәм башка рольләрдә Габделфәрт Шәрәфиевнең сәхнә осталыгы, образларының тирәнлеге һәм байлыгы киң ачыла.

Театрның бүгенге репертуарында зур уңыш белән барган спектакльләрдәге Байморат — “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт), Шәнгәрәй бай – “Арбалы хатыннар” (З.Зәйнуллин), Исмәгыйль – “Хан кызы Турандык” (К.Гоцци), Баш сакчы - “Минем исемем Кызыл” (О.Памук) рольләре артистның төрле жанрларда  искиткеч тормышчан, табигый һәм хисле уенының үрнәге булды.

Үзенең кешелеклелеге, тыйнаклыгы, сайлаган һөнәренә тугрылыклыгы белән ул шәһәр һәм республиканың театр җәмәгатьчелеге арасында тирән абруй казанды, хезмәттәшләренең тирән ихтирамын яулады.            

Татар театрының талантлы артисты, сәнгатькә тугрылыклы булган дустыбыз, сәхнәдәшебезнең  якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Җомга 23.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра