РусТатEng

ЖУРНАЛИСТЛАР ИГЪТИБАРЫНА!

Хәерле көн, коллегалар! 
Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленә теркәлү 5 июньдә (дүшәмбе) 9.00 сәгатьтән алып 10.30 сәгатькә кадәр фестивальнең Матбугат үзәгендә: Казан, Татарстан ур., 1 йорт, 301 бүлмәдә уза. Хезмәткәрләр өчен керү ишеге аша узарга кирәк. 
Теркәлү вакытында бейджлар һәм фестивальнең мәгълүмати материаллары (буклетлар, афишалар, гәҗитләр һ.б.) биреләчәк. 
XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале спектакльләренә һәм матбугат чараларына бары тик бейджлар буенча гына керергә мөмкин. 
Теркәлүдән соң, 10.30 сәгатьтә, без сезне фестивальнең беренче матбугат конференциясендә көтеп калабыз. 
Уңайлык өчен, фестиваль кысаларында узачак матбугат конференцияләренең тәртибен беркетәбез.
Пятница 02.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра