РусТатEng

ХӨРМӘТЛЕ ЖУРНАЛИСТЛАР!

19 февральдән 22 сенә кадәр  Камал театры бинасында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре уза. Казан тамашачысына һәм башкала кунакларына 7 исемдә спектакль (шул исәптә халыкара һәм бөтенрәсәй театр фестивалендә катнашкан һәм лауреат булган спектакльләр) һәм концерт-тамаша  тәкъдим ителә.

Казан гастрольләре уңаеннан 6 февраль көнне 14.00 сәгатьтә Камал театры бинасында (301 каб.) театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, режиссер  Ильяс Гәрәев  һәм гастроль афишасында күрсәтелгән ике спектаклебезнең режиссеры Илгиз Зәйниев катнашында матбугат конференциясе планлаштырыла. 

Очрашуда көтеп  калабыз.

Пятница 03.02.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра