РусТатEng

ХӨРМӘТЛЕ РӨСТӘМ НУРГАЛИ УЛЫ!

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне якты юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! 
Сез күпкырлы һәм җаваплы дәүләт эшчәнлегегезнең башыннан ук милли мәдәниятебезгә, аеруча театрыбызга карата зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәсез. Милли мәдәниятебезне үстерүгә багышланган масштаблы дәүләт программаларын сафка бастыруыгыз, сәнгать әһелләренең иҗади уңышларына булган игътибарыгыз, талантлы яшьләрне үстерүгә этәргеч бирүегез, халкыбызның рухи һәм мәдәни мирасын саклауга һәм арттыруга керткән олы хезмәтләрегез өчен Сезгә рәхмәтебез чиксез! 
Татарстан халкының иминлеге өчен фидакарь хезмәтегез Сезгә тагын да зуррак уңышлар китерсен! Куйган максатларыгызга ирешергә һәм һәрбер башкарган эшегезнең нәтиҗәсен күреп сөенергә язсын. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Сезне һәрвакыт ачык ишекләр, киң күңел белән Театрыбызда көтеп калабыз! 

Олы хөрмәт белән, Камал Театры коллективы.
Среда 01.03.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра