РусТатEng

ХАЛЫКАРА ТЕАТР КӨНЕНДӘ КАМАЛ ТЕАТРЫ СПЕКТАКЛЬЛӘРГӘ БИЛЕТЛАРНЫ ТАШЛАМА БЕЛӘН САТА

Халыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция игълан итә.  27 мартта 24 сәгать дәвамында Камал театрының рәсми сайтында kamalteatr.ru 111нче юбилей сезоны спектакльләренә билетлар 25 % ташлама белән сатылачак.

Ташлама гастроль спектакльләреннән кала, Камал театрының барлык спектакльләренә дә ясала. Акция 2017 елның 27 мартында 24 сәгать дәвам итә: 00:00 сәгатьтән 23:59 сәгатькә кадәр. Билетларны ташлама белән бары тик Камал театрының рәсми сайты аша гына сатып алырга мөмкин: kamalteatr.ru. Театр кассасында билетлар үз бәясеннән сатыла. Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы.

Пятница 24.03.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра