РусТатEng
МӘСКӘҮДӘ МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛА

МӘСКӘҮДӘ МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛА

Мәскәүдә, А.А. Бахрушин исемендәге Дәүләт театр музеенда 12 гыйнвардан "Марсель Сәлимҗанов театры" күргәзмәсе эшли башлый. Әлеге күргәзмә театр режиссеры, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов (1934-2002) иҗатына багышлана. 2019 елда режиссерга 85 яшь тулган булыр иде. Күргәзмәдә М.Сәлимҗанов куйган спектакльләрдән фотосурәтләр, костюмнар һәм реквизитлар, шулай ук, режиссерның шәхси архивыннан фотолар, аның катнашындагы видеоязмалар тәкъдим ителәчәк.

Ул 36 ел дәвамында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының алыштыргысыз баш режиссеры булып хезмәт итә. 2001 елны "Намус һәм тугрылык" номинациясендә "Алтын битлек" премиясына лаек була.

Марсель Сәлимҗанов театрга баш режиссер булып 1966 елда килә. Озак та үтми труппага Мәскәүнең  М.Щепкин исемендәге театр училищасы студентлары кайта — Ринат Таҗетдинов, Нәҗибә Ихсанова, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров һәм башкалар.

Дөнья театрының күпъяклы традицияләренә мөрәҗәгать итеп, режиссер татар театрына яңа уен алымнары кертә. Ул төрле жанрдагы 100дән артык спектакльне сәхнәгә куйючы: «Американ» (1969), «Сүнгән йолдызлар» (1971), «Назлы кияү» (1975), «Казан сөлгесе» (1985), «Зәңгәр шәл» (1985) һәм башкалар. Бу спектакльләр Россиянең күпмилләтле театр мәдәниятенең алтын фондына кертелгән.

1979 елда "Әлмәндәр" спектакленең авторы Туфан Миңнуллин, режиссеры Марсель Сәлимҗанов һәм төп рольне башкаручы Шәүкәт Биктимеров — РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге дәүләт премиясына лаек булалар. "Әлдермештән Әлмәндәр спектакленең утыз елдан артык сәхнәдән төшми уйналуы ук аның уңышы хакында сөйли.

"Тамаша заллары ярым буш булса, үзем эшләгән эшнең мәгънәсе юк кебек тоела башлый" - дип әйтә торган була М.Сәлимҗанов. Камал театрының үз, тугры тамашачысы барлыкка килүне ул үзенең иң зур уңышы дип саный. 

"Марсель Сәлимҗанов театры" күргәзмәсе 2019 елның 10 февраленә кадәр эшләячәк. 

Эш сәгатьләре: 11.00 - 20.00 (сишәмбе - якшәмбе).

Адрес: Бахрушин ур., 31/12,. Павелецкая метро станциясе

Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге

Чәршәмбе 26.12.2018
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра