РусТатEng

ИНТЕРНЕТ-КИБЕТТӘ ЯҢА АУДИОЯЗМА САТУГА ЧЫКТЫ

Камал театрының интенет-кибетендә Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанованың аудио дискы сатуга чыкты. Дискта артистка данлыклы татар язучысы һәм публицисты Фатих Әмирханның  "Ай өстендә Зөһрә кыз", "Сөембикә", "Картада оттырылган Зөлхәбирә" әсәрләрен укый. Бәясе - 200 сум. Аудиоязманы цифровой форматта алырга да мөмкин.

Аудиоязмалардан тыш интернет-кибеттә түбәндәге легендар спектакльләрнең лицензион язмалары да сатыла: Г.Хугаев "Кара чикмән" (реж. Ф.Бикчәнтәев, 2002), Ч.Айтматов  "Ахырзаман" (реж. Д.Сираҗиев, 1987), Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр» (реж. М.Сәлимҗанов, 1976), И.Зәйниев «Люстра» (реж. Ф.Бикчәнтәев, 2008).

Интернет-кибетнең тулы каталогы.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра