РусТатEng
КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ УФАДАГЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРУ

КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ УФАДАГЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРУ

Хөрмәтле Уфа ММЧ вәкилләре!
28 август 11:00 сәгатьтә М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театры фоейсында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Уфа шәһәрендәге гастрольләренә (13-19 сентябрь) багышланган матбугат конференциясе уза. 

Катнашалар:
- Фәрит Бикчәнтәев - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;

- Илфир Якупов - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры;

-Раушания Юкачева - актриса, Татарстанның халык артисткасы, "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакленең баш ролен башкаручы;

-Олег Ханов - М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Юашкортстанның халык артисты;

- Михаил Рабинович - Башкортстан Республикасы Дәүләт академия рус драма театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Матбугат конференциясендә кирәкле фото- һәм видеоматериаллар һәм спектакльгә чакыру билетлары тәкъдим ителә. 

ММЧ өчен аккредитация: kamal.press@tatar.ru 89274464542 (Илшат Латыйпов).
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра