РусТатEng

IV «НӘҮРҮЗ» ФОРУМЫНА АККРЕДИТАЦИЯ

Хөрмәтле журналистлар! Сезне 2016 елның 13-17 июнендә үтәчәк “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы чараларына чакырабыз.

Фестиваль-форумның төп чаралары:

13 июнь 10.00, Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә Форумның ачылу тантанасы. Пленар утырыш. Утырышта катнашалар:

Айрат Миңнемулла улы СИБАГАТУЛЛИН – Татарстан Республикасының мәдәният министры. Кереш сүз.

Аттила ВИДНЯНСКИЙ – Венгрия Милли театрының сәнгать җитәкчесе.

Юрий Леонович АЛЬШИЦ – режиссер һәм педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, «AKT-ZENT» театраль оешмасы җитәкчесе, театраль тренинглар үткәрү буенча дөньяда әйдәп баручы белгечләрнең берсе. (Берлин).

Сергей Васильевич ЖЕНОВАЧ – “Театр сәнгате студиясе” сәнгать җитәкчесе, РИТИ-ГИТИСта драма режиссурасы кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, театр премияләре лауреаты.

Фәрит Рәфкать улы БИКЧӘНТӘЕВ – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, Татарстан театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Россия театр эшлеклеләре берлеге сәркатибе, “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү форум-фестиваленең сәнгать җитәкчесе.

14 июнь 17.00, С.В.Женовач белән иҗади очрашу, «Эт йөрәге” («Собачье сердце») спектакленең премьерасы, С.В.Женовач курсы, реж. А.Җаббаров. Г.Камал театрының Кече сәхнәсе.

14 июнь 18.00, Венгрия Милли театрының (Будапешт) “Ходай җәзасы” спектакле, реж. А.Виднянский. Г.Камал театрының Зур залы.

15 июнь 18.00, «Дон Жуан» спектакле, реж. Ф.Бикчәнтәев. Г.Камал театрының Зур залы.

16 июнь 18.00, “Минем исемем Кызыл” спектакле, реж. М.Кальсин. Г.Камал театрының Зур залы.

17 июнь 16.00, Ябылу, форум нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл. Г.Камал театрының Кече залы.

17 июнь 18.00,Хуҗа Насретдин” спектакле, реж.Ф.Бикчәнтәев. Г.Камал театрының Зур залы.

ИГЪТИБАР! Форум чараларына керү өчен (пленар утырыш, спектакльләр, иҗади очрашу, түгәрәк өстәл) аккредитация үтү сорала. Аккредитацияга заявкаларны 9 июньгә кадәр kamal.press@tatar.ru адресына җибәрергә. Заявкада жуналистның исем фамилиясен, матбугат чарасын, форум чарасын, телефон номерын күрсәтергә. Бер матбугат чарасыннан 2дән дә артык заявка кабул ителми. Сезне IV “Нәүрүз” форумы чараларында көтеп калабыз.

Среда 01.06.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра