РусТатEng
КАМАЛ ТЕАТРЫНА ФЁДОР ВОЛКОВ ИСЕМЕНДӘГЕ РОССИЯ ХӨКҮМӘТЕ ПРЕМИЯСЕ БИРЕЛДЕ

КАМАЛ ТЕАТРЫНА ФЁДОР ВОЛКОВ ИСЕМЕНДӘГЕ РОССИЯ ХӨКҮМӘТЕ ПРЕМИЯСЕ БИРЕЛДЕ


Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры театр сәнгате үсешенә зур өлеш кертүе өчен Федор Волков исемендәге Россия Хөкүмәте премиясенә лаек булды. РФның премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган боерыкнамә Россия Хөкүмәте сайтында басылып чыкты.

Премияләр саны ел саен өчтән артмый. Камал театрыннан тыш Волков премиясе белән Карелия курчак  һәм Вологда өлкәсе яшь тамашачылар театрлары бүләкләнде.

Шулай ук, Камал театры XVIII Халыкара Волков фестиваленә чакырылды. 2017 елның 22 сентябрендә Ярославльдә, Волков исемендәге театрның данлыклы сәхнәсендә Камал театры Г.Камалның "Банкрот" спектаклен тәкъдим итә.

Понедельник 19.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра