РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ "ЮНОСТЬ" МӘДӘНИЯТ САРАЕНДА "МУЛЛА" СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ

28 октябрьдә 18:30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры "Юность" Мәдәният сараенда (Казан ш. Химиклар ур., 11 йорт) Т.Миңнуллинның "Мулла" спектаклен тәкъдим итә. 

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган  “Мулла” пьесасы 2006 елда узган “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.

Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.

Билетларны Камал театры сайты аша һәм "Юность" Мәдәният сарае кассасында алырга мөмкин, элемтә өчен: 571-84-81, 89083480221, 89270379835.

Дүшәмбе 26.09.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра