РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ 111 СЕЗОНЫН АЧА (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 7 октябрьдә, сезон ачылу уңаеннан, традиция буенча Камал театры хезмәткәрләре зиратка барып арабыздан киткән театр әһелләре рухына дога кылдылар. 

Кич белән, 16.00 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда, Камал театры дуслары башкаруында җырлы, биюле номерлар, “Камал театрын колачла” дип аталган флешмоб, популяр спектакльләрдән өзекләр, яраткан артистларыгыз белән фотосессия, театр бинасы буйлап экскурсия һәм шулай ук истәлекле бүләкләр белән конкурслар көтелә. Бәйрәм Камал театрының 110 еллык юбилей чаралары кысаларында үтә.

Бәйрәм программасы К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән тәмамлана.

Пятница 07.10.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра