РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ 146НЧЫ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 22 сентябрьдә, Казанның 146нчы мәктәбендә, пәнҗешәмбе көннәрендә үтүче эшлекле иртәнге аш кысаларында, Г.Камал театры артистлары - Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин һәм театрның яшь артисты Ришат Әхмәдуллин белән очрашу үтте. 
Әлеге очрашуда 40тан артык бала катнашты. Әңгәмә барышында артистлар сәхнә осталыгы серләре белән бүлештеләр, артист һөнәрен ничек һәм ни өчен сайлаулары, иҗади эшчәнлекләре турында сөйләделәр. 
Чара балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү, автографлар алу белән тәмамланды. 
Четверг 22.09.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра