РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ 167НЧЕ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Кичә Казанның 167нче мәктәбендә Г.Камал театры артистлары - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Россиянең атказанган артисткасы, Та­тарс­тан­ның халык артисты Дания Нуруллина белән очрашу үтте. 
Әлеге очрашуда 20тан артык бала катнашты. Әңгәмә барышында артистлар сәхнә осталыгы серләре белән бүлештеләр, артист һөнәрен ничек һәм ни өчен сайлаулары, иҗади эшчәнлекләре турында сөйләделәр. 
Чара балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү, автографлар алу белән тәмамланды. 
Суббота 15.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра