РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ ГАЛИЯ КАЙБИЦКАЯНЫ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕНДӘ КАТНАШТЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)


Кичә, 6 сентябрьдә,  Кайбыч районы Мәдәният йортында Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкаяның тууына 110 ел тулуга багышланган кичә үтте. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров артистка хакындагы истәлекләре белән бүлеште. Шулай ук кичәдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова һәм Фоат Әбүбәкеров, Татарстанның атказанган артистлары Илсөя Төхфәтуллина һәм Әхмәт Кәримов, Гөлчәчәк Гайфетдинова  катнашты.

***

Кайбицкая Галия Мотыйгулла кызы (1905 — 1993)

Артистка. Уральс­к шә­һә­рен­дә туа. 1926 ел­да Та­тар те­атр тех­ни­ку­мын тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. 1934-1938 ел­лар­да Мәс­кәү кон­сер­ва­то­ри­я­се кар­шын­да­гы Та­тар опе­ра сту­ди­я­сен­дә укый. 1939-1958 ел­лар­да — Та­тар опе­ра һәм ба­лет те­ат­рын­да со­лист­ка.

Г.Ка­мал те­ат­рын­да Кай­биц­кая яшь, җыр­лый тор­ган төп ге­роиня­лар­ны иҗат итә: Мәй­сә­рә — «Зәң­гәр шәл», Сәр­вәр — «Сүн­гән йол­дыз­лар», Мөр­ши­дә — «Ка­зан сөл­ге­се», Гө­лән­дәм — «Кан­дыр бу­е» (К.Тин­чу­рин); Гөл­йө­зем — «На­ем­щик» (Т.Гыйз­зәт) һ.б.

ТАССРның халык артисты — 1939


Среда 07.09.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра