РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ РЕСПУБЛИКАНЫҢ “ТАНТАНА” (“ТРИУМФ”) ТЕАТРАЛЬ ПРЕМИЯСЕНЕҢ 4 НОМИНАЦИЯСЕНДӘ КАТНАША

20 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелеп килүче "Тантана"(“Триумф”) - 2017 театраль премиясенең Комиссия  утырышы узды һәм 12 номинация буенча номинантлар исемлеге игълан ителде. Быел премиягә Республиканың 17 театрыннан гаризалар кабул ителде.

театр премиясе бирелә.

«Тантана» - республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Аның акчалата күләме - 50 мең сум. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры быел 4 номинациядә катнаша:

Ел вакыйгасы:

- К.Тинчурин «Җилкәнсезләр».

Иң яхшы ир-ат роле:

-  Вәҗиев Рамил Камил улы, Татарстанның атказанган артисты - К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” спектаклендә Нуретдин роле өчен.

Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле:

- Каюмова Алсу Салихҗан кызы, Татарстанның атказанган артисткасы - И.Зәйниевнең “Көтәм сине” спектаклендә Зәйнәп роле өчен.

Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле:

- Сабирҗанов Алмаз Реваль улы, Татарстанның атказанган  артисты - И.Зәйниевнең “Көтәм сине” спектаклендә  Арслан роле өчен;

-  Хәйруллин Искәндәр Илдар улы, Татарстанның халык артисты - К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” спектаклендә Мисбах Хаҗи роле өчен.

Премияләрне тапшыру тантанасы 27 мартта 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә үтә. Билет алырга, 293-03-74.

Вторник 21.03.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра