РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ ШВЕЦАРИЯ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ЭКСКУРСИЯ ҮТКӘРДЕ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә, 25 августта, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов Швецариянең Фрибург Университетыннан килгән студентлары өчен театр буенча экскурсия үткәрде. Студентларга костюмнар, декорация цехлары күрсәтелде, театрның сәхнә арты тормышы белән таныштырылды, театр фойесында татар театрының 110 еллык тарихы хакында сөйләнде. 
Экскурсиядән соң студентлар Т.Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектаклен тамаша кылдылар. 
Җомга 26.08.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра