РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫ УНИКАЛЬ АКЦИЯ ИГЪЛАН ИТӘ: "111 СУМГА БИЛЕТ АЛ!"

Камал театры "111 сумга билет ал!" уникаль акциясе игълан итә. Зур сәхнәдә 31 гыйнвардан 7 февральга кадәр баручы спектакльләргә 26-31 гыйнварда (11:11 сәгатькә кадәр) театр кассасында һәм сайтта билетлар бер бәягә - 111 сумга (111 сезон хөрмәтенә) сатыла. Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. 
Әлеге акция буенча партерга яки балконга теләсә кайсы билетны түбәндәге спектакльләргә сатып алырга мөмкин: 

31 гыйнвар, "Банкрот" 
(акция тәмам)
1 февраль, "Яшь йөрәкләр" 
(акция тәмам)
3 февраль, "Мулла" 
(акция тәмам)
4 февраль, "Җанкисәккәем" 
(акция тәмам)
5 февраль, "Дон Жуан"

7 февраль, "Җилкәнсезләр".

Касса адресы: Казан шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт. Кассаның эш вакыты: 10 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр. Телефон: (843) 293-03-74. Камал театры сайты - www.kamalteatr.ru 
Акциядә катнашучы спектакльләр санын киметү хокукын театр администрациясе үз артыннан калдыра.
Пәнҗешәмбе 26.01.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра