РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА "СТУДЕНТЛАР ЧӘРШӘМБЕСЕ" ДӘВАМ ИТӘ

Бүген, Россия студентлары көнендә, Югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларында укучыларга, И.Зәйниевның "Бабайлар чуагы" спектакленә билетны ярты бәягә сатып алу мөмкинлеге бар.
Махсус тәкъдимнең шартларын исегезгә төшерәбез:  Югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларында укучыларга, театр кассасында студент билеты күрсәткән очракта, спектакльләргә билетлар 50% ташлама белән сатыла. Акция кысаларында студентлар чәршәмбе көннәрендә барган спектакльләргә 1 билетны ташлама белән алу хокукына ия.  

Белешмәләр өчен: 293-03-74.

Среда 25.01.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра