РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ФӘРИДӘ САФИНАНЫҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ ҮТТЕ

Кичә, 21 апрельдә, Камал театрында Татарстанның халык артисткасы Фәридә Сафинаның юбилей кичәсе үтте. Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Фәридә Сафинага иң изге теләкләр теләде. Кичәне Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова алып барды.
Юбилей кичәсе "Бармы ришвәттән дәва?.." спектакле белән дәвам итте. Әлеге спектакльдә Фәридә Мирхафизан кызы Мутиева Нурия Шәмсиевна ролен башкарды. Театр исеменнән котлау сүзләрен баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм директор Илфир Якупов җиткерде. 
Суббота 22.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра