РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ГАШЫЙКЛАР КӨНЕНӘ ЯҢА АКЦИЯ: "1+1=1"

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Гашыйклар көненә багышланган уникаль акция игълан итә: "1+1=1". 14 февральдә театр кассасыннан Камал театры спектакльләренә ике билетны бер билет бәясенә сатып алып булачак. Ташлама бары тик парлы сатып алучылар өчен (ир-ат һәм хатын-кыз) каралган һәм 14 февраль көнне генә гамәлдә. Әлеге акция ял һәм бәйрәм көннәрендә булачак спектакльләргә, шулай ук 111 сезонның премьераларына кагылмый. Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы. Белешмәләр өчен телефон: 293-03-74.
Пәнҗешәмбе 09.02.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра