РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА МӘРЬЯМ ЙОСЫПОВАНЫҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ ҮТТЕ

Кичә, 24 мартта, Камал театрында Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Йосыпованың юбилей кичәсе үтте. Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова Мәрьям Йосыповага иң изге теләкләр теләде. Актрисаны шулай ук Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының  баш режиссеры Ренат Әюпов, М. Гафури исемендәге Башкорт академия театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов һәм якташлары, коллегалары, дуслары котлады.

Юбилей кичәсе  Т.Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" спектакле белән дәвам итте. Мәрьям Хәмзә кызы төп роль- Кәтернә ролен башкарды. Спектакль ахырында юбилярны котларга  театр коллективы чыкты. Труппа исеменнән котлау сүзләрен баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев җиткерде. 

Суббота 25.03.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра