РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА СТУДЕНТЛАР ЧӘРШӘМБЕСЕ ДӘВАМ ИТӘ

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры яңа сезонында студентларны янәдән сөендерә!  «Студентлар чәршәмбесе» акциясе үзенең эшен 111 сезонда дәвам итә! 

Акциянең шартларын исегезгә төшерәбез:  югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларының көндезге бүлегендә белем алучыларга, театр кассасында студент билеты күрсәткән очракта, спектакльләргә билетлар 50% ташлама белән сатыла. Акция кысаларында студентлар чәршәмбе көнне барган спектакльгә 1 билетны ташлама белән алу хокукына ия. Алдагы чәршәмбе (26 октябрь) көнне 110 сезонның данлыклы премьерасы - Ж.Б. Мольерның  «Дон Жуан» спектакле белән  акция башланып китә.

Дүшәмбе 24.10.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра