РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ӘЛМӘТ ҺӘМ ТУЙМАЗЫ ШӘҺӘРЛӘРЕНДӘ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ

2017 елның 14-17 апрелендә Әлмәт (Татарстан) һәм Туймазы (Башкортостан) шәһәрләрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының (Казан шәһәре) гастрольләре уза. Гастрольләр афишасында 5 спектакль, шулар арасында 3 премьера. Спектакльләргә билетларны бүгеннән үк Камал театры сайтының “Афиша-Гастрольләр” сәхифәсендә сатып алырга мөмкин. Ашыгыгыз, билетлар саны чикле!

Әлмәт, «Нефтьче» Мәдәният йортында  8(8553) 32 72 55

14 апрель, 19.00, И.Зәйниев “Көтәм сине....  «Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” - дигән сорауга җавап эзли. 12+

15 апрель, 18.00, К.Тинчурин Җилкәнсезләр”.  Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта... 12+

16 апрель, 18.00, Т.Миңнуллин, “Гөргөри кияүләре”Керәшен татарлары тормышы турында этнографик комедия җыр, музыка һәм биюләргә бай. Тамашачыларның иң яраткан спектакльләренең берсе булган әлеге әсәр – 20 елдан артык аншлаг белән бара. Спектакльнең режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.  12+

Әлмәт, Татар дәүләт драма  театры 8(5553) 45 46 40

15 апрель, 12.00, Х.Туфан, Т.Миңнуллин “Агыла да болыт агыла”. Спектакльнең нигезендә - Хәсән Туфанның Новосибирск шәһәрендә сөргендә язылган шигырьләре һәм күренекле драматург Туфан Миңнуллинның шагыйрьнең тормыш юлы турында иҗат иткән биографик пьесасыннан эпизодлар. Шагыйрьнең әсәрләрендәге туган ягын, сөйгәнен, балаларын өзелеп сагыну хисләре спектакльнең төп темасын билгели. 12+

Туймазы, “Родина” Мәдәният йорты 8(34782) 7 21 16

17 апрель, 19.00, И.Зәйниев, “Бабайлар чуагы”. Әлеге лирик комедиядә татар сәхнәсенең барлык мэтрлары: Россиянең һәм Татарстанның артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Россиянең атказанган, Татарстанның атказанган артистлары Наил Дунаев һәм Наилә Гәрәева катнашалар. 12+  

Пәнҗешәмбе 16.02.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра