РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ИНТЕРНЕТ-КИБЕТЕНДӘ ЯҢА СПЕКТАКЛЬ

Камал театрының интернет-кибетендә яңа спектакль сатуга чыкты: Т.Миңнуллин пьесасы буенча «Җанкисәккәем» (режиссеры - Ф.Бикчәнтәев, 1995 ел). Спектакльне 1, 2 яки 6 айга “аренда”га алырга мөмкин – шул вакыт эчендә ул кулланучының шәхси кабинетында калачак. Аерым түләү белән спектакльләрне сатып алырга да була. Кибеттә шулай ук , "Ахырзаман""Кара чикмән",  “Әлдермештән Әлмәндәр” һәм “Люстра” спектакльләренең видеоязмалары да бар.

Исегезгә төшерәбез, Камал театрында 2015 елда интернет-кибет ачылды. Спектакльләрнең лицензияле видеоязмаларыннан тыш интернет-кибеттә Сез шулай ук китаплар, аудиоязмалар, истәлекле сувенирлар һәм Камал театры рәсеме төшерелгән медальләр ала аласыз.

Интернет-кибетнең тулы каталогы.

Вторник 21.02.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра