РусТатEng

КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ САМАРА ШӘҺӘРЕНДӘ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ

2017 елның 10-12 апрелендә Самара шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының гастрольләре уза. Гастрольләр афишасында 3 спектакль, шулар арасында 2 премьера. Спектакльләргә билетларны бүгеннән үк Самара театры сайтында сатып алырга мөмкин. Ашыгыгыз, билетлар саны чикле!

10 апрель, 18.00, Н. Исәнбәт, С. Ваннус, "Хуҗа Насретдин"Спектакльнең нигезендә безгә бик таныш Хуҗа һәм Нәкый Исәнбәтнең төп текстында сүрәтләнгән фил турында вакыйгалар ята. Сирия драматургы Саадалла Ваннус үзенең «Фил, галиҗәнапләре» дип аталган бер актлы пьесасында, шулай ук, әлеге вакыйгаларга мөрәҗәгать итә. 12+

11 апрель, 18.00, И.Зәйниев “Көтәм сине... «Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” - дигән сорауга җавап эзли. 12+

12 апрель, 18.00, К.Тинчурин Җилкәнсезләр”.  Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта... 12+

Билет алырга. Касса телефоны8 (846) 333 33 48, 333 59 72.

Вторник 28.02.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра