РусТатEng
КАМАЛ  ТЕАТРЫ ТЫВА РЕСПУБЛИКАСЫНДА (ФОТОРЕПОРТАЖ) КАМАЛ  ТЕАТРЫ ТЫВА РЕСПУБЛИКАСЫНДА (ФОТОРЕПОРТАЖ) КАМАЛ  ТЕАТРЫ ТЫВА РЕСПУБЛИКАСЫНДА (ФОТОРЕПОРТАЖ) КАМАЛ  ТЕАТРЫ ТЫВА РЕСПУБЛИКАСЫНДА (ФОТОРЕПОРТАЖ) КАМАЛ  ТЕАТРЫ ТЫВА РЕСПУБЛИКАСЫНДА (ФОТОРЕПОРТАЖ) КАМАЛ  ТЕАТРЫ ТЫВА РЕСПУБЛИКАСЫНДА (ФОТОРЕПОРТАЖ)

КАМАЛ ТЕАТРЫ ТЫВА РЕСПУБЛИКАСЫНДА (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры самолётта 3 мең чакрым араны үтеп Тыва Республикасы башкаласы - Кызыл шәһәренә килеп җитте. Шәһәргә кергәндә аларны Тыва Республикасының Мәдәният Министрлыгы җитәкчесе - Министрның Беренче урынбасары Чигжит Виктор Сергеевич, Тыва Республикасының В.Кок-оола исемендәге Милли музыкаль-драма театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган, Тыва Республикасының халык артисты Ооржак Алексей Кара-оолович һәм театр вәкилләре каршы алды. Гастрольләрдә барлыгы 50 кеше: артистлар, административ һәм техник состав катнаша.

Исегезгә төшерәбез, гастрольләр Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгының гастрольләр эшчәнлегенә булышлык Федераль үзәге ярдәме белән оештырыла һәм "Большие гастроли-2017" федераль программасы кысаларында уза.

Иртәгә, 18 август, 19.00 сәгатьтә Кызыл шәһәре тамашачылары Туфан Миңнуллин әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Җанкисәккәем" спектаклен күрә алачаклар. Ә 19 август 19.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы "Банкрот" сатирик комедиясе тәкъдим ителә. Спектакльләр Тыва Республикасының В.Кок-оола исемендәге Милли музыкаль-драма театры сәхнәсендә күрсәтелә.
Четверг 17.08.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра