РусТатEng
КАМАЛ ТЕАТРЫ КАБАН ЯРЫ БУЕНДА ЧАРАЛАР ҮТКӘРДЕ КАМАЛ ТЕАТРЫ КАБАН ЯРЫ БУЕНДА ЧАРАЛАР ҮТКӘРДЕ

КАМАЛ ТЕАТРЫ КАБАН ЯРЫ БУЕНДА ЧАРАЛАР ҮТКӘРДЕ

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Кабан күле яры белән берлектә, "Ворлдскиллс" чемпионаты мәдәни программалары кысаларында чаралар үткәрде. 23 августта тамашачыларга "Үлеп яратты" спектакле тәкъдим ителде. Спектакльне тәкъдим итүдә Татарстанның атказанган артистлары Миләүшә Шәйхетдинов һәм Эмиль Талипов катнаштылар. 25 августта яр буенда поэтик-музыкаль кичә оештырылды. Театрның яшь артистлары "Агыла да болыт агыла..." спектакленнән шигырьләр укыдылар. Шулай ук, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Наил Дунаев, Дания Нуруллина, Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләлов, Луара Шакирҗанова да шигырьләр укыды. Театрның скрипкачысы Динә Закирова музыкаль номер башкарды. Кичәнең алып баручысы Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша иде. Чараларда 300дән артык кеше катнашты.
Дүшәмбе 26.08.2019
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра