РусТатEng
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЭЛЕКТРОН БИЛЕТЛАР САТЫЛУ ҮСЕШЕН ТЕРКӘДЕ

КАМАЛ ТЕАТРЫ ЭЛЕКТРОН БИЛЕТЛАР САТЫЛУ ҮСЕШЕН ТЕРКӘДЕ

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры электрон билетлар сатылу үсешен теркәде. 111нче сезон ахырына kamalteatr.ru сайты аша 27 767 билет сатылган, әлеге сан 2016/17 сезонда барлык сатылган билетларның  20% тәшкил итә. Узган 110нчы сезонда исә, 18 709 билет, ягъни гомуми санның 14% сайт аша сатылган булган.

Онлайн билет сату хезмәте Г.Камал театрында 2013нче елның 13 сентябрендә гамәлгә куела һәм театр Татарстанда беренче булып үзенең спектакльләренә билетларны онлайн сата башлый. Әгәр проект эшли башлауның беренче сезонында сатылган билетларның саны 700 булса, хәзерге вакытта театр сайтында ай саен 3 меңнән артык билет сатыла.

Камал театрының директоры Илфир Якупов сүзләренчә, электрон билетлар сатылуның үсеш динамикасы сатып алуның җайлылыгы белән бәйле. "Безнең театрның спектакльләрен карау өчен кассага барып яки билетларны броньга куеп, аннары аларны килеп алу соралмый. Сайтыбызга кереп һәм бер төймәгә басып, билет сатып алырга мөмкин. Тамашачы һәм билетлар арасындагы дистанция тагы да кечерәйде", - дип билгеләп үтте театр җитәкчесе. 

Проектның тагын бер уникаль ягы бар: билетларны Камал театры спектакльләренә генә түгел, шулай ук гастроль спектакльләренә дә сатып алырга мөмкин. Мәсәлән, хәзерге вакытта театрның Уфа шәһәрендә узачак (2017 елның 13-19 сентябре) гастроль спектакльләренә  актив рәвештә онлайн-билетлар сатылу башланды: http://kamalteatr.ru/poster/

Исегезгә төшерәбез, Камал театры Казан театрлары арасында беренчеләрдән булып электрон билетларны "Вконтакте" социал челтәре аша сатуны гамәлгә кертте. Билет сатып алыр өчен театрның официаль сәхифәсенә https://vk.com/kamalteatr кереп, "Купить билеты онлайн" дип исемләнгән кушымтаны ачу сорала.

Дүшәмбе 26.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра