РусТатEng
КАМАЛ ТЕАТРЫ "ҺӨНӘР" БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫН ИГЪЛАН ИТТЕ КАМАЛ ТЕАТРЫ "ҺӨНӘР" БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫН ИГЪЛАН ИТТЕ КАМАЛ ТЕАТРЫ "ҺӨНӘР" БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫН ИГЪЛАН ИТТЕ КАМАЛ ТЕАТРЫ "ҺӨНӘР" БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫН ИГЪЛАН ИТТЕ

КАМАЛ ТЕАТРЫ "ҺӨНӘР" БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫН ИГЪЛАН ИТТЕ

X «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивале Казанда 2-9 декабрь көннәрендә узачак. «Һөнәр» фестиваленең географиясе Бухарест, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Әлмәт, Минзәлә, Буа һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Фестивальдә 150дән артык кеше катнашачак.

Фестиваль, традиция буенча, яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыларга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы ике театраль сезонда куелган спектакльләр, премьералар тәкъдим ителә.

Афишага татар һәмрус телләрендә 17 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Кариев театры һәм "Угол" иҗат лабораториясендә.

Яшь режиссерларның иң яхшы спектакльләреннән төзелгән фестиваль программасыннан тыш, "Һөнәр" кысаларында, "Коммерсант-Weekend" атналык гәҗите күзәтүчесе, Театр тәнкыйтьчеләре ассоциация әгъзасы Ольга Федятина (Мәскәү ш.) театраль тәнкыйть, драматургия буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Аның дәресләре заман европа театрына, драматургиясына һәм Бертольд Брехт иҗатына багышлана.

Исегезгә төшерәбез, I «Һөнәр» фестивале 2009нчы елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. Беренче фестивальдә 6 яшь режиссер, нигездә, Фәрит Бикчәнтәев укучылары – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучылар катнашса, хәзер ел саен үз спектакльләрен, төрле театраль мәктәп вәкилләре булган, ким дигәндә 15 яшь режиссер тәкъдим итә. Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Программа

КАССА:

(843) 293-03-74 (Камал театры)

(843) 292-18-75 (ТЮЗ)

(843) 237-62-51 (Кариев театры)

8(917)245-44-87 ("Угол")


Фото, видео - ИА "Татар-информ"

Сишәмбе 13.11.2018
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра