РусТатEng

КАМАЛЛЫЛАР "ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК" АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАШТЫЛАР

Кичә, 9 майда, "Үлемсез полк" патриотик акциясендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасы һәм җитәкчелеге: театрның директоры Илфир Якупов, труппа мөдире Исрафил Сафин, Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Луара Шакирҗанова, Венера Шакирова, Фәридә Сафина, Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Шакирова, шулай ук Эмиль Талипов һәм Раил Шәмсуаров катнаштылар. Акциядә барлыгы 120 меңнән артык кеше шәһәрнең өч урамыннан ике километрдан артык Меңьеллык мәйданына кадәр юл уздылар. 
Среда 10.05.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра