РусТатEng

КАМАЛЛЫЛАР ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ҺӘЙКӘЛЕНӘ ЧӘЧӘКЛӘР КУЙДЫЛАР

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаша. Бүген иртәнге 9 сәгатьтә театр труппасы Пушкин урамындагы скверда урнашкан Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. 
Исегезгә төшерәбез, бүген 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Камал театры кассасында "Шигырь сөйләүчегә билет" акциясе уза. Акция кысаларында бөек татар шагыйренең шигырен укучы һәр кеше "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакленә икенче билетны бушка алу мөмкинлегенә ия. 
Чәршәмбе 26.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра