РусТатEng

КАМАЛЛЫЛАР III «ШӘҺӘР-АРТ-ӘЗЕРЛЕК» ЛАБОРАТОРИЯСЕНДӘ КАТНАША (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Казанда III “Шәһәр-арт-әзерлек” яшьләр театр лабораториясе бара. 9 июньдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече сәхнәсендә лаборатория кысаларында И.Вырыпаев пьесасы буенча Италия режиссеры Алессандра Джунтини сәхнәләштергән “Иллюзии” спектакленең эскизы курсәтелә.

Г.Камал театры «Шәһәр-арт-әзерлек» лабораториясендә һәм “Тере шәһәр” үткәргән башка проектларда һәрдаим катнашып килә. Узган ел Америка сценаристы Джим Джармуш криминаль комедиясе буенча Швецария режиссеры Мириам Вальтер сәхнәләштергән спектакле Г.Камал театрының репертуарына кертелде.Быел лабораториядә Камал театрыннан Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Гүзәл Гөлвердиева һәм Раил Шәмсуаров катнаша.

“Иллюзии” спектакле эскизы 9 июньдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә күрсәтелә. Керү ирекле, тик алдан теркәлү соралаhttps://zhivoygorod.timepad.ru/event/336553/

Өстәмә мәгълүмат: 8-917-245-44-87

Җомга 03.06.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра