РусТатEng

КАМАЛЛЫЛАР IV АРТ-ПОДГОТОВКА ПРОЕКТЫНДА КАТНАШАЛАР

Казанда IV Город АРТ-Подготовка уза. Әлеге проект кысаларында Санкт-Петербургтан килгән яшь режиссер Евгения Беркович (Гоголь-центр) Камал театры актерлары белән Камал театры архив материалларына нигезләнгән «Заман тавышларын тыңлаганда» спектакленең эскиз-спектаклен куя. Спектакль 4 июньдә 19.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә уза. 
Теркәлү: https://zhivoygorod.timepad.ru/event/500209/ 
Эскиз-спектакльдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов, Татарстанның халык артисткасы Венера Шакирова, Фәридә Сафина, Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Шакирова, театрның яшь актерлары Ришат Әхмәдуллин, Гүзәл Гюльвердиева, Айгөл Миңнуллина һәм КДМИ студентлары катнаша. 
Камал театры "Город АРТ-подготовка" һәм "Живой город" Фонды проектларының даими катнашучысы. Былтыр Италия режиссеры Алессандра Джунтини Камал театры актерлары белән И.Вырыпаев әсәре буенча "Иллюзии" спектакленең эскизын куйган иде.
Җомга 02.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра